Государственное бюджетное образовательное учреждение высшего профессионального образования
Әлмәт дәүләт нефть институты
Мәгариф һәм фән өлкәсендә Федераль хезмәт күзәтлеге лицензиясе (20.12.2012ел, 2346-нчы рег.№) нигезендә итститутның профессиональ белем бирүгә хокукы бар.
Институтның дәүләт аккредитациясе ( 22.05.2015ел) бар.
ӘДНИ үзенең уку тәмамлаучыларына дәүләт таләпләренә туры килә торган документ тапшыра.
![]() Лицензия Мәгариф һәм фән өлкәсендә Федераль хезмәт күзәтлеге лицензиясе. Устав. Дәүләт аккредитациясенең таныклыгы |
![]() Дәүләт аккредитациясенең таныклыгы |
ӘДНИ бүген:
- 5 факультетта һәм 10 кафедрада 10 белгечлек һәм 9 юнәлеш буенча кадрлар әзерли;
- 5500 студент, тыңлаучы һәм аспирантлар.
- 2011-нче елда институт инженерлар әзерләү буенча көндезге бүлектә 20-нче һәм көндезге-кичке бүлектә 50-нче чыгарылыш әзерләде.
Шушы арада югары уку йорты 11000 белгечлек әзерләде.
- 340 тан артык квалификацияле преподавательләр, өчтән ике өлеше доктор һәм кандидатлар фәнни гыйлем дәрәҗәләре бар;
- соңгы 5 елда институт галимнәре тарафыннан 48 диссертация әзерләнде һәм уңышлы якланды;
- ӘДНИ галимнәре рәсәйкүләм һәм халыкара конференцияләрдә катнашалар;
- институт галимнәре җитәкчелегендә 30% тан артык студентлар фәнни эшкә тартыла.
ӘДНИдә студентларның фәнни-техник оешмасы эшли (СФТО) эшли
- ӘДНИ студенларың – Халыкара фәнни конференцияләрдә, Рәсәйкүләм олимпиада һәм фәнни форумнарда күптапкыр җинүчеләр һәм лауреатлар,
- соңгы 4 елда институт Рәсәй халык хуҗалыгы үстерүгә багышланган Рәсәйкүләм Олимпиадаларда 5-нче урыннарны яулый.



Заманча материаль-техник база.
- һәрбер кафедрада берничә үку-укыту лабораторияләре эшли;
- институтта 16 компьютер лабораторияләре эшли;
- уку һәм үкыту-методик эдәбиятының электрон китапханәсе;
- барлык компьютер сыйныфлары интернет челтәренә тоташкан;
- чит телләр кафедрасының 2 лингафон кабинеты бар;
- 15-тән артык аудитория мультимидия проекторлары белән җиһазландырылган.
Иҗади эшчәнлектә иркенлек һәм спорт белән актив шөгыльләнү
- ӘДНИда ике спортзал бар, алар заманча тренажерлар, спорт инвентарьлары белән җиһазландырылган;
- занятиеләр даими (регуляр) рәвештә ААҖ “Татнефть “ның Спорткомплексында, “Дельфин“ бассейнында, таудан тимераяк белән шуу “ЯН “комплексында узалар;
- ӘДНИның Ял – сихәтләтләндерү үзәгендә (ДОЦ) 20 спорт секциясе, бөю, театр түгәрәкләре һәм студияләре бар.