Әлмәт дәүдәт нефть институты тарихы

1940 нчы елларда Татарстан АССРның көньяк-көнчыгышында Девон нефтенең бай ятмалары ачыла. Аларны эшләү һәм эксплуатацияләү өчен 1950 елның апрелендә СССР Министрлар Советы карары белән «Татнефть»җитештерү берләшмәсе оештырыла. Аз үсеш алган инфраструктуралы аграр төбәктә урнашкан яңа сәнәгать комплексы Нефть профилендәге квалификацияле кадрларга мохтаҗлык кичерә. Инженер һәм җитәкче вазыйфаларны югары техник белемле белгечләр белән комплектлау проблемасы аеруча актуаль була. 5-8 ел дәвамында, углеводород чималын чыгаруның проект күләмнәренә чыккан саен, берләшмәдәге сәнәгый персоналының гомуми саны 90-100 мең кешегә җитәргә тиеш. СССРда кабул ителгән стандартлар нигезендә, мондый типтагы предприятиеләрдә һәр 1000 эшчегә 200-ләп инженер кирәк булган. Димәк, ТАССР нефть сәнәгате өчен шул ук чорда 18-20 мең югары белемле белгеч эзләргә кирәк була. Бу проблеманы хәл итү җитди кыенлыкларны җиңеп чыгу белән бәйле була. Беренчедән, республиканың үз территориясендә ягулык-энергетика тармагы предприятиеләре булмау сәбәпле, әлеге категория хезмәткәрләрнең резервлары да, таләп ителә торган белгечлекләрнең инженер кадрларын әзерләү өчен кирәкле интеллектуаль инфраструктура да юк. Икенчедән, 1950 еллар башында республиканы хәтта бөтен Советлар Союзының мәгариф системасы да инженерлар саны белән тәэмин итә алмый. Әйтик, илдә булган 8 нефть вузы «нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү» белгечлеге буенча елына нибары 250 кеше чыгарган. СССРның элеккеге нефть чыгару районнарыннан республикага ИТХ (ИТР) җибәрү тәҗрибәсе дә вәзгыятькә йогынты ясый алмый, чөнки соңгылары үзләре аларга мохтаҗлык кичерәләр. Бораулауда һәм нефть чыгаруда инженер хезмәткәрләр, ил буенча, чагыштырмача 10,1 % тәшкил иткән (ягъни нормадан ике тапкыр кимрәк), өстәвенә, практик ИТХнең 40% ы тиешле белемгә ия булмый. Шулай итеп, киләчәктә бу проблеманы хәл итү «Татнефть»җитештерү берләшмәсе эшчәнлеге янында яки районда инженер-техник кадрлар әзерләүнең үз комплексын булдыру юлы белән генә мөмкин була. Матди база һәм тиешле дәрәҗәдә фәнни-педагогик хезмәткәрләрнең булмавы 1950 еллар ахырына кадәр республикада нефть профилендәге югары уку йортларын оештыруга керешергә мөмкинлек бирми. Бу чорда ил үзе эшләгән ресурсларны мобилизацияли. СССР Министрлар Советының «ТАССРда нефть чыгаруны тизләтү буенча чаралар турында» гы карары нигезендә, 1950 елдан илнең нефть вузларын тәмамлаучыларның күбесе өстенлекле тәртиптә «Татнефть» берләшмәсенә җибәрелә. 4 ел дәвамында «Татнефть» карамагына 500гә якын чыгарылыш биреп Мәскәү, Грозный һәм Уфа нефть институтлары аеруча зур өлеш кертә. Проблеманы хәл итүгә Идел буеның эре фәнни-белем бирү үзәге булган Республикасы башкаласы Казан да кушыла. Инженер-нефтьчеләр әзерләү өчен Казан дәүләт университеты иң зур мөмкинлекләргә ия була. Әле 1949 елда ук махсус кафедралар базасында геология факультеты ачыла Аның составында 1954 елда нефть һәм газ геологиясе кафедрасы оештырыла. 1960 еллар башына университетның геология факультеты 687 белгеч әзерләп чыгара, шуларның 206сы «Татнефть» берләшмәсенең геологик хезмәтләренә җибәрелә. Алдагы елларда университет бу профильдәге инженерларны әзерләү мөмкинлекләрен арттыруны дәвам итә. Ул республиканың нефть сәнәгате предприятиеләрен тулыландыруның төп чыганагы була. Нефтьче инженерларны әзерләүче Казанда икенче вузы - Химия-технология институты. 1954 елда анда «Нефть һәм газ эшкәртү буенча «Инженер-технолог» һәм «Нефть эшкәртү заводларының инженер-механигы» белгечлекләре буенча яңа оештырылган нефть факультетына студентлар туплана. «Татнефть» берләшмәсенең контроль исемлеге нигезендә, 1950 нче елларда республиканың нефть чыгару предприятиеләре Казан гражданлык төзелеше инженерлары институтын һәм Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар белән тулылана. Тырышлыкларга карамастан, 1950 еллар ахырына кадәр ТАССР нефть сәнәгатендә вакантлы инженер вазыйфаларының 50% ы гына дипломлы белгечләрдән тора. Нефть сәнәгате министрлыгы, КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм «Татнефть» ҖБ җитәкчелеге карары белән ИТХ вазыйфасына үзен производствода яхшы яктан күрсәткән квалификацияле эшчеләр арасыннан тәҗрибәле практикалар актив җәлеп ителә башлый. Әмма мондый компромисслы карар эшләрнең катлаулануына карап, үз әһәмиятен югалта, тиешле теоретик әзерлек булмаган практикалар килеп туган техник һәм оештыру мәсьәләләрен хәл итә алмый башлыйлар. 1955 ел башында «Татнефть» җитештерү берләшмәсе башлыгы А.Т. Шмарев һәм КПССның Әлмәт шәһәр комитеты беренче секретаре Н.Н. Тарубаров нефть сәнәгате министрлыгына һәм югары һәм урта белем бирү министрлыгына нефть базасына якын кичке нефть институтын булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәләр. Әлеге тәкъдим булган практик ИТХне укыту зарурлыгына нигезләнгән була. Ул вакытка районның билгеле бер матди һәм интеллектуаль базасы була, һәм гамәлдәге нефть югары уку йорты сыйфатында җәлеп ителгән очракта, нәтиҗәле югары уку йорты булдыру өчен реаль перспективалар барлыкка килә. Параллель рәвештә, Әлмәт бораулау кадрлары мәктәбе базасында (ШБК) башлангыч тәртиптә институтка керү өчен әзерлек курслары оештырыла. Башта 350 кешедән торган 4 төркем формалаштырыла. Дәресләр ШБК баракларында кичке вакытта үткәрелә. Укытучылар сыйфатында 2 нче Әлмәт гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары җәлеп ителә. 1956 елның җәендә бу курсларны тыңлаучылар төркеме кичке нефть институтын оештыруны тизләтүне сорап, Н.С. Хрущев исеменә киңәйтелгән телеграмма юллыйлар. Анда алар, аерым алганда, түбәндәгеләрне билгеләп үттеләр: «Без, бишьеллык ахырына бүген Баку нефтьчеләре биргән кадәр нефть бирүче Әлмәт нефтьчеләре, сезгә кичке нефть институтын оештыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез. Агымдагы елның мартында безнең шәһәрдә нефть институтына укырга керүчеләр өчен әзерлек курслары оештырылды. Курсларга 300 дән артык кеше килде. 11 июнь көнне Мәскәүдән Губкин институтыннан укырга керү имтиханнарын кабул итү өчен комиссия чыгуы билгеле булды. Без көндәлек дәресләргә күчтек. Әмма югары белем бирү министрлыгының Хаты безнең шәһәрдә кичке институт булмаячак, дип хәбәр иттеләр. Без нефть сәнәгате һәм югары белем бирү министрлыгының безгә карата хаксыз мөнәсәбәтеннән риза тъгел. Әлеге хат Әлмәт нефтьчеләренең укырга теләгән өметләрен акламады». Илнең партия җитәкчелеге татар нефтьчеләренең үтенечен уңай яктан кабул итә. Н.С. Хрущев үзе эшче класска «станоктан читкә китмичә» белем алу мөмкинлеге биргән уку формалары яклап чыга. 1956 елның июнендә, мәгариф министры В.П. Елютин боерыгы белән, Әлмәттә И.М. Губкин ис. Мәскәү нефть институтының читтән торып уку факультетының укыту-консультация пункты оештырыла, 1958 елның гыйнварыннан читтән торып уку факультеты филиалы итеп үзгәртелә. Ә 1959 елдан башлап Мәскәү нефть институтының Лениногорск һәм Бөгелмәдәге филиаллары булган татар кичке факультеты (ТВФ) итеп үзгәртелә. 1959 ел башына ТВФта 175 студент «Нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү», «Машиналар, нефть һәм газ промыселлары җиһазлары» белгечлекләре буенча белем ала. Укулар 2 форма буенча - кичке һәм читтән торып алып барыла. Моннан тыш, факультет республиканың нефть сәнәгате предприятиеләрендә эшләгән МНИ һәм СССРның башка югары уку йортлары студентларын гомуминженер һәм гомуми дисциплиналары буенча читтән торып укытырга керешә. Аларның күбесе бу вакытта инженер яки җитәкче вазифаларны били. Кичке факультет шулай ук Татарстан АССРның нефть промыселларына практика үтү өчен илнең баш вузының читтән торып уку бүлеге һәм башка нефть һәм политехник институтларының студентларын әзерләүне тәэмин итә. ТВФның беренче деканы итеп элек Кытай Халык Республикасының Пекин нефть институтында эшләгән доцент В.И. Щуров билгеләнә. Әмма ул бу вазыйфада озак эшләми. 1960 елда ук ул баш вузга газонефть промыселы факультеты деканы итеп күчерелә. ТВФның яңа деканы - инженер-бораулаучы, техник фәннәр кандидаты Н.М. Касьянов. Нәкъ менә аңа, нигездә, факультет формалаштырырга туры килә. Шул ук елны ТВФ Ленин урамындагы «Әлмәтнефть» НПУ үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясе бинасының (хәзер А корпусы) бер өлешен ала. Ул вакытка факультетта 70 укытучы эшли. Аларның 11 штаттагы хезмәткәр һәм 59 производстводан килеп укытучылар була. Моннан тыш, Мәскәүдән 13 югары квалификацияле доцент һәм фәннәр кандидаты командировкага җибәрелә. Татар кичке факультеты кадрлар әзерләү белән генә шөгыльләнми. Беренче елдан бирле биредә фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре, шул исәптән «ТатНИПИнефть» белән тыгыз хезмәттәшлек тә башлана. Эдеге эшкә факультет укытучылары гына түгел, студентлар да җәлеп ителә. 1962 елда ТВФда кандидатлык минимумын тапшыруга әзерлек буенча аспирант төркеме ачыла, анда даими нигездә факультетның 20 инженер-җитештерүчесе һәм укытучылары дәресләре бирә. Баш институт диссертация эшләре темаларына җитәкчелек итүдә ярдәм күрсәтү бурычын үз өстенә ала. Параллель рәвештә инглиз телен өйрәнү буенча 2 еллык курслар ачыла, аларга чит ил командировкасына әзерләнгән нефтьчеләр керә. Шулай итеп, 1950 еллар башына ТАССР көньяк-көнчыгышы югары квалификацияле кадрлар әзерләү планында «чиста бит» тәкъдим итсә, бер дистә ел эчендә интеллектуаль инфраструктура булдыра. Ул киләчәктә нефть тармагын инженер хезмәткәрләре белән тулысынча диярлек тәэмин итә. 1960 еллар башына республика ТАССРның нефть сәнәгате өчен инженер кадрлар әзерләүче берничә югары уку йортына ия була Алар арасында татар кичке факультеты аерым урын алып тора. Аның өстенлеге нефть чыгару предприятиеләренә максималь якынаюда була. Җитештерү белән тыгыз элемтә тору, килеп туган сорауларга оператив рәвештә җавап бирергә, аның матди базасын уку барышында кулланырга, мөһим проблемаларын хәл итүдә катнашырга мөмкинлек бирде. Җитештерүдән аерылмыйча, югары белем алу мөмкинлеге ИТХ вазыйфаларын биләгән йөзләгән тәҗрибәле хезмәткәргә дипломлы белгеч булу мөмкинлеге бирә. Бу җирле халык арасыннан инженер-нефтьчеләрне әзерләү белән беррәттән, Татарстан Республикасының нефть сәнәгатендә кадрлар кризисын җиңеп чыгарга ярдәм итә. 1960 еллар уртасында Татарстанның нефть сәнәгатенең үсә баручы потенциалы ил җитәкчелеге өчен углеводород чималын чыгару дәрәҗәсен кискен күтәрүне планлаштыра башларга, аны елына 100 млн. т. га кадәр җиткерү өчен нигез бирә. Мондый югары күрсәткечләргә ирешү, булган фондларны эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру, яңа прогрессив технологияләр кертү, нефть һәм газның яңа ятмаларын ачыклау һәм гамәлгә кертү хисабына күз алдында тотыла. Бу бурычларны хәл итү күп очракта инженер кадрларының һөнәри әзерлеген тамырдан яхшыртуга бәйле. Яңа шартларда кадрлар әзерләү сыйфаты югары белем бирү, фән һәм җитештерү интеграциясе, шулай ук ТВФның матди-техник базасын ныгыту буенча мәсьәләләр комплексын кардиналь хәл итү белән билгеләнә. Җитештерүне техник яктан яңадан коралландыру сәбәпле, яңа белгечлекләр ачу зарурлыгы туа. Мәсәлән, 1960 елларда «Җитештерү процессларын автоматлаштыру һәм электрлаштыру», «Технологик процессларны һәм җитештерүне автоматлаштыру», «Икътисад һәм нефть һәм газ сәнәгатен оештыру» белгечлекләре кертелә. Ел саен студентлар кабул итү 150 дән 200 кешегә кадәр арта. 1970-1980 елларда татар кичке факультеты, төбәкнең нефть чыгару предприятиеләренең инженер кадрларына булган ихтыяҗларын тулысынча каплап, үз базасын үстерүне дәвам итә. Җитештерү ихтыяҗларына таянып, «Электр үткәргече һәм сәнәгать җайланмаларын һәм технологик комплексларны автоматлаштыру», «Машина төзелеше технологиясе», «Нефть һәм газ скважиналарын бораулау» белгечлекләре ачыла. Укытучы-профессорлар составы нефть чыгару һәм чимал транспортының актуаль проблемаларын хәл итү процессына актив кушыла. Шулай итеп, ТВФда геологик разведка эшләренең нәтиҗәлелеген, катламнарның нефть бирүчәнлеген, нефть җиһазларының ышанычлылыгын һәм озынлыгын, нефть һәм газ чыгару производствосының нәтиҗәлелеген арттыру буенча фәнни-тикшеренү эшләре алып барыла. Ниһаять, 1980 нче елларда кичке факультет нефть-газ сәнәгате өчен 33 чыгарылыш һәм биш белгечлек буенча 3000 нән артык инженер-нефтьче әзерли. 1990 еллар башына Әлмәт кичке факультеты базасында көндезге бүлек ачу турындагы мәсьәлә кабат күтәрелә. Бу юлы «Татнефть» ҖБ җитәкчелеге ярдәме белән МИНГ һәм ГП Әлмәт заводы – вуз филиалы хокукларында берләшмә бүлекчәсе буларак оештыруга ирешелә. 1992 елда кичке факультетны мөстәкыйль Әлмәт нефть институтына әверелдерү икенче адым була. ТР Министрлар Кабинетының 28.07.1992 карары белән ТВФ ТР Дәүләт идарәсе органнары юрисдикциясенә күчә. Уку йорты тулы канлы, үз-үзен тәэмин итә торган белем бирү учреждениесе сыйфатларына ия була. Шул ук вакытта алар Россия нефть-газ вузларының укыту-методик берләшмәсенә кабул ителә. Бүген Әлмәт дәүләт нефть институты Татарстанның көньяк-көнчыгышында нефть-газ чыгару сәнәгате өчен белгечләр әзерләүне гамәлгә ашыручы бердәнбер күппрофильле техник югары һөнәри уку йорты булып тора. Аның составында 3 факультет эшли, 13 кафедра фәнни-белем бирү эшчәнлеген алып бара. Әлмәт нефть институтын тәмамлаучылар арасында «Татнефть» берләшмәсе директорлары А.К. Мөхәммәтҗанов, Ш.Ф. Тәхаутдинов, Н.У. Маганов, «Татнефть» ГАҖ һәм Татарстан Республикасының башка предприятиеләре директорлары һәм җитәкчеләре бар. Институтның турыдан-туры нефть эшкәртү районында урнашкан уникальлеге аның җитештерү белән тыгыз интеграциясен билгеләде, шуның нәтиҗәсендә ул нефть чыгару сәнәгать узелы барлыкка килү дәверендә предприятиеләрне квалификацияле инженер кадрлары белән тәэмин итү буенча үзенә йөкләнгән бурычны уңышлы үти. Моннан тыш, ӘДНИын тәмамлаучыларга Россиянең барлык почмакларында да диярлек ихтыяҗ бар һәм хезмәт итәләр, якын чит илләрдән студентлар әзерлиләр. Хәзерге вакытта «Татнефть» ГАҖнең база югары уку йорты алдына яңа бурычлар, үсешнең яңа максатлары куелган, алар арасында Россиянең иң яхшы нефть мәгариф учреждениесе буларак формалашу стратегиясе билгеләнгән.
Есть вопросы или пожелания?
Напишите нам
Сообщение