Әлмәт дәүләт нефть институты – бүген.

Буген Әлмәт дәүләт нефть институтында 6000 артык студент, көндезге, кичке һәм читтән торып уку формалары буенча аспирантлар  һәм тыңлаучылар  укый. Анда 350 артык  преподавателләр, хезмәткәрләр, алар арасында  60,6%-тан  артыгы  гыйльми дәрәҗәле. Институт өч корпуста урнашкан, үзенең полиграфик үзәге, студентлар тулай торагы, ашханәсе бар. Китапханә фондында 140 артык экземпляр китап тәшкил итә.

АГНИ, корп.А., ул. Ленина 2

Әлмәт дәүләт нефть институты узенең  материаль-техник базасында  15 компьютер – сыйныфлар  керткән, интернет челтәренә  чыгу сәләтле заманча  компьютер һәм оештыру техникасы белән җиһазландырылган.

ААҖ “Татнефть“  белән  берлектә  ӘДНИ базасында Уку-укыту үзәге булдырылган.  Бүген  ӘДНИ ның  спорт комплексы киңәйтелә; аңарга 2 спорзал, ачык стадион, тренажер залы, диагностика үзәге һ.б. кертеләчәк.

Аннан башка институт өстәмә рәвештә  ААҖ “Татнефть”нең   Спорткомплексында  йөзү басейны һәм берничә спортзал арендалый.

Безнең институтның өстенлеге -  нефть чыгару предприятиеләре  белән  максималь якынлашуы. Бу алым  предприятияләр мөмкинлеген  студентларга   практика  өештырырга , диплом эшләрен  башкарганда,  һәм фәнни-тикшерү эшләрен уздырырганда  яхшы кулланырга ярдәм итә.

Холл корп.В, ул. Фахретдина 42

Татарстан  көньяк -көньчыгыш  нефть-газ чыгару сәнәгатенә белгечләр эзерләүне тормышка ашыручылар арасында, ӘДНИ  –  бердәнбер күппрофилле техник  югары профессиональ уку  йорты ( 20.12.2011г. 2346 ААА 002459  номерлы лицензия, 26.04.2010 елгы  376ВВ 000220  номерлы Дәүләт аккредитация таныклыгы).

Әлмәт дәүләт нефть институты 10 белгечлек буенча әзерлек алып бара.

  • 130501«Нефть-газүткәргечләрне һәм газ-нефтьйөрткечләрне проектлаштыру, кору һәм файдалану»
  • 130503 “Нефть һәм газ чыганакларын эшкәртү һәм файдалану”,
  • 130504 “Нефть һәм газ скважиналарын бораулау”,
  • 130602 “Машиналар һәм нефть-газ кәсәбәләрен җиһазлау”,
  • 140104 “Сәнәгый җылыту энергетикасы”,
  • 140604 “Электр тапшыргычы һәм сәнәгый җайланмаларны һәм технологик комплексларны автоматлаштыру”,
  • 151001 “Машина төзелешенең технологиясы”,
  • 220301 “Технологик  процессларны  һәм кәсәбәләрне (җитештерүне)  автоматлаштыру (тармаклар буенча)”,
  • 080104 “Хезмәт икътисады”,
  • 080502 “Икътисад һәм предприятияләрдә идарә итү (нефть һәм газ сәнәгатендә)”.

2011 елдан институт  РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказына (25.01.2010 №63) һәм лицензиясенә нигезләп түбәндәге  юнәлештә бакалаврлар укыту буенча әзерлек алып бара:

  • 131000 “Нефть-газ эше”;
  • 150400 “Технологик  машиналар һәм җиһазлар”;
  • 150900 “Машина төзү кәсәбәләренең конструктор- технологик тәэминаты”;
  • 140400 “Электроэнергетика и электротехника”;
  • 220400 “Технологик системаларда идарә итү”;
  • 220700 “Технологик  процессларның һәм кәсәбәләрнең (җитештерүнең) автоматизациясе (автоматлаштырылуы)”;
  • 140100 “Җылылык энергетикасы һәм җылылык электротехникасы”;
  • 080100 “Икътисад”;
  • 080200 "Менеджмент".

Өстә әйтелеп киткән юнәлешләр буенча институт магистрлар әзерләүне тормышка ашыруга хокукы бар.

Лаборатория кафедры нефтегазового оборудования

Институт 3 уку-лаборатор корпусларда урнашкан. Институт составына 5 факультет керә:

  • Нефть һәм газ,
  • Инженер механикасы,
  • Энергетика һәм автоматика,
  • Икътисад һәм идарә итү,
  • Көндез-читтән торып уку.

ӘДНИ нефть һәм газ сәнагәте буенча белгечлекләр әзерләүне һәм студентлар контингентын даими арттыру эшен уңышлы алып бара. Читтән торып уку буенча кабул итү башланды. Аспирантура ачу планлаштырыла.

Лаборатория кафедры электроэнергетики

Югары сыйфатлы белгечләр әзерләүдә, беренче чиратта,  аны профессор-педагоглар  составы тәэмин итә. 2001-2002 елларда ААҖ “Татнефть” ярдәмендә гаять зур реконструкция ясалды. 3 корпуста да җитди ремонт узды. Институт заманча фәнни эзләнү җиһазлары, компьютер техникасы белән җиһазландырылды.

2000-нче ел белән чагыштырганда студентларны кабул итү 2 мәртәбә артты. Дипломлы белгечлекләрнең кирәк булу аркасында 2002 елда Кама буенда, Баулыда, Нурлатта, Чирмешәндә  беренче булып институтка читтән торып уку буенча студентлар кабул ителде.

Институтның иң  моһим бурычы - ППСның  фәнни  дәрәҗәсен  күтәрү. Соңгы 5 елда  48 диссертация   якланды. 30-дан  артык  яшь преподавательләр  -  доктарантлар һәм соискательлләр.

Студенческая столовая, корп.В

2001елда өч яңа  белгечлек  ачылды: “Сәнәгый  җылыту энергетикасы” “Хезмәт  икътисады”, 4 белгечлек  буенча  аспирантура  ачылды.

Бүген институтта тәрбия һәм  сәламәтләндерү эше системага салынды, шуның составында студентларның  профессиональ берләшмәсе, СФТБ(СНТО),  Спорт һәм Студенлар клубы,   тулай торакның  студентлар шурасы, куркынычсызлыкны  тәэмин итүче студентлар  отряды.

ӘДНИның  студентлар  профсоюз  оешмасы ААҖ “Татнефть”   профсоюз комитетының  составына керә. Оешма рәтендә 2500-дән  артык әгъза исәпләнә.

Тренажерный зал

Студентларның  беренче иҗади коллективы  булып ӘДНИның  “10 негр” исемле  КВН командасы  санала, 1999 елны зона уенында көньяк –көньчыгыш  КВН командалары арасында  беренче урын  яулады. 2000 елдан ӘДНИда радио һәм видио студия эшли  башлады. Институтта “Вертикаль» газетасы   чыга.

Институтның  максаты  шәһәр һәм регион өчен  инженерлар  эзерләү белән  генә чикләнми. Институт моһим социаль функцияләр  башкара, Татарстанның көньяк – көньчыгышында  беренчеләрдән булып  студентларның  фәнни һәм мәдәни  үзәге, тармакларның  ИТХ-е квалификациясен әзерләү һәм  үстерү үзәге дә  булып  санала.

Безнең шәһәребездә  яшәүчеләрнең  күбесе  рәхмәт сүзләре белән институт стеналарында уздырылган елларны искә төшерәләр;  алар анда инженер белгече генә түгел, шулай ук, культура дәрәжәсен дә  күтәрделәр, яшәү дәверендә  дуслар да  таптылар.