26 апрель көнне ӘДНИ ның студент-волентерлар отряды Универсиаданың үзәк объекты булган “Казань – арена” футбол стадионында төзелеш чүп-чарын җыештыру буенча республика шимбә өмәсендә катнаштылар. Балалар стадионның чүп-чарын җыештырдылар, торбалар үткәрү өчен траншеялар казыдылар, бина алдындагы таш түшәлгән урыннырны (брусчатканы) чистарттылар, ком тараттылар. Эшләнгән эшләрнең нәтиҗәләре буенча, “СТРОЙМЕТАЛЛ”, “ТехСтройАвангард”, ТМСиБ” КЗН №1, КГ “Авангард” ЧҖҖ оешмалары җитәкчеләре  студентлар хезмәтен югары бәяләделәр һәм аларга рәхмәт белдерделәр.

Югары уку йорты ректораты шимбә өмәсендә катнашкан студентларга, укытучыларга һәм ӘДНИ хезмәткәрләренә аларның тырыш хезмәте һәм Универсиада – 2013 кә әзерлектә зур өлеш керткәннәре өчен зур рәхмәт белдерә.

ӘДНИдә Казанда булачак XXVII Бөтендөнья студентлар җәйге уеннарының билет программасы презентациясе булып узды. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм сәнгать буенча урынбасары В.И. Самойлов җитәкчелегендә шәһәр администрациясе вәкилләре дә килгән презентацияне Универсиаданың билет программасы бүлегенең баш белгече Алина Изгаровна Ткаченко үкәрде.

Понедельник, 11 Февраля 2013 10:16

Яңа коллектив килешүе кабул ителде.

Алтынчы февральдә Әлмәт дәүләт нефть институтында хезмәт коллективының конференциясе булып узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде: коллектив килешүенең үтәлеше турында мәгълүмат; 2013-2015 елларга коллектив килешүен кабул итү; Гыйльми совет составын яңадан сайлау; ревизия комиссиясе составына үзгәрешләр кертү.

“2010-2012 еллардагы коллектив килешүе үтәлешенең торышы турында” доклад белән ӘДНИ хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе Нәбиуллина Гөлнар Рәис кызы чыгыш ясады. Конференциядә катнашучылар тарафыннан ӘДНИ хезмәткәрләренең профсоюз комитеты эше кәнәгатьләнерлек итеп бәяләнде.

Суббота, 01 Декабря 2012 10:12

Укучылар өчен олимпиада.

28нче гыйнварда Әлмәт дәүдәт нефть институтында 2013 елның 4нче февраленә кадәр дәвам итәчәк 7-10 сыйныф укучылары өчен математика, информатика һәм инглиз теленнән электрон олимпиаданың II этабы старт алды. Олимпиаданы оештыручылар булып ӘДНИ һәм “Татнефть” ААҖ чыкты. Әлмәт муниципаль районының мәгариф идарәсе олимпиаданы үткәрүдә методик һәм оештыру ярдәме күрсәтте. Олимпиаданың беренче (мәктәп) этабында шәһәр һәм муниципаль районының 1400 укучысы катнашты. ӘДНИ базасында үткәреләчәк икенче этапта электрон олимпиаданың мәктәп этабы биңүчеләре һәм призерлары – 400дән артык укучы катнашуы күздә тотыла.

Электрон олимпиадада катнашу укучыларга ителлектуаль  рейтингка эләгү мөмкинлеге бирә, ә җиңүчеләрне кыйммәтле призлар һәм ЭКУниверның Мактау тактасына кертү көтә.

 

Татарстан  Республикасы югары уку йортлары студентлары өчен Татарстан  Республикасы фәннәр академиясе Исемле стипендиатлар  конкурсының җинүчеләре билгеләнде.

Престижлы (абруйлы) конкурс стипендиатлары арасында  ӘДНИның өч студенты – Руслан Хафизов, аның конкурс эше “Сравнительный анализ  методик определения нефтяных месторождений и вывод нового алгоритма расчета” (фәнни җитәкче Р.Н.Бурханов);

Юлия Венков кызы–“Проблемы снижения энергозатрат при транспортировке углеводородов» (ф.җ. Ш.К.Гильмутдинов)  һәм Татьяна Загородская – “Молодежная политика ОАО “Татнефть” как один из аспектов демографического развития населения Республики Татарстан“ (ф.җ.М.Н.Христинина).

Студентларыбызны котлыйбыз!

16 октябрьдән 18 октябьргәкадәр Мәскәүдә алтынчы Рәсәйкүләм техник нефть-газ конференциясе һәм күргәзмәсе узды. Фәнни форум кысаларында студентлар һәм аспирантларның  эшләре буенча халыкара конкурслар оештырылды.

Студентлар эшләре конкурсында икенче урынны Әлмәт дәүләт нефть институты студенты И.Р.Раупов яулады,ә аспирантлар эшләре конкурсында өченче урынны Автоматлаштыру һәм информацион технологияләре кафедрасы (АИТ) аспирантына, инглиз телендә чыгыш ясаучы А.М.Зиятдиновка бирелде.

(SPE)халыкаранефть-газ сәнәгате  инженерларының  җәмгыяте - мөһим  халыкара фәнни форумның оештыручысы булып танылды.

Өч көн буена Әлмәт дәүләт нефть институтында беренче курс студентларының ААҖ”Татнефть“ профосоюз оешмасы рәисе  Г.К.Яруллин белән очрашулары   үткәрелде.

Студентларны ААҖ”Татнефть“ оешмасының  структурасы һәм эшчәнлеге, шулай ук ӘДНИ студентларының профсоюз оешмасы  каршында торган мәсьәләләре белән таныштылар.

Шулай ук, очрашуларда беренче проректор А.Ф.Иванов, хуҗалык эше буенча проректор Х.А.Сафин, студентларның профком оешмасы рәисе Г.Р.Бурханова, факультетларның деканнары һәм деканнарның урынбасарлары катнаштылар.

Гумар Каримович үзенең чыгышында ААҖ “Татнефть“ профсоюз оешмасының  барлыкка килү тарихы һәм эшчәнлеге турында тезеп сөйләде,  компаниянең  хезмәткәрләр  тормышында тоткан  урынына  басым  ясады.

Моннан тыш, Г.К.Яруллин студентларның сорауларына да җавап бирде. Шулай ук, “В” корпус ашханәсенә дә керде, студентлар белән  сыйфатлы туклану  турында сөйләште.

16 май Тюмень дәүләт нефть-газ университетының нефть-газ инновацион базасында VI Бөтен рәсәй фәнни-техник “Современные технологии для ТЭК Западной Сибири” исемле конференциясе  узды.

Конференциянең оештыручылары  булып Тюмень дәүләт нефть-газ университеты, инженер-нефтьчеләр  җәмгыяте, ТюмДНГУ инженер белгечлеге берләшмәсе  чыкты.

Конференциядә ӘДНИнең яшь галимнәре һәм студентлары уңышлы чыгыш ясадылар. РНГЧЭ кафедрасы ассистенты Габдрахманов А.Т. “Исследование влияния технологий увеличения нефтеизвлечения и обработки призабойной зоны пласта при разработке месторождений на спектр поглощения нефти в видимой области” доклады белән чыгыш ясап, 2-нче дәрәҗәле дипломга лаек булды.

ӘДНИ студенткасы Н.И.Фатхутдинова (фәнни җитәкчесе Габдрахманов А.Т.) «Анализ эффективности применения технологии зарезки боковых стволов на примере Березовской площади» фәнни эше белән 3-нче дәрәҗәдәге диплом алды.

Шулай ук, белгечләр тарафыннан Рауповның  чыгышы “Устройство автоматизированного измерения оптических свойств нефти для решения геолого-промысловых задач” (фәнни җитәкчесе Бурханов Р.Н.) әйбәт бәяләнде.