ӘДНИнең тарихы

Бөек Ватан сугышы елларында, Кавказда илнең нефть чыгару һәм нефть эшкәртү районнарын югалткач, ТАССР территорияләрендә нефть чыганакларын  эзләү,  геологик разведка эшләре  башлана.

Здание ТВФ 19.. год

40нчы еллар  ахырында Татарстанда зур вакыйга булды; Республиканың көньяк-көнчыгыш кыяфәтен тамырыннан үзгәртте һәм бөтен Республиканың тормышына зур тәэсир итте: бөек Ромашкино чыганагы ачылды, аны үзләштерү һәм сәнәгый эшкәртү башланды.
Яңа нефть регионына Азербайджан, Грузия, Украина, Белоруссия һәм Советлар  Союзының төрле почмакларыннан белгечләр килгәннәр. Әмма, яңа чыганакка килгән эшчеләр һәм инженер техник хезмәткәрләр кәсәбәләрнең (җитештерү) ихтыяҗын канәгатьләндерә алмаганнар, бигрәк тә югары белемле белгечлекләр җитмәгән.

Учебное занятие, 19.. год

Бу таләпләрдә белгечлекләр әзерләүдә регионның нефть предприятиесе  эшчеләрен укыту иң оптималь рәвеш итеп саналды. Бу мәсьәләне чишүне И.М.Губкин исемендәге Мәскәү нефть институты үз өстенә ала. 1956 елның сентябрендә Әлмәт шәһәрендә Губкин исемендәге Мәскәү нефть институтың читтән торып уку факультеты ачыла. Ул 1958 елны читтән торып уку факультетының филиалына әверелә.
СССР югары һәм урта укыту Министрлыгы (16номерлы 03.01.1959елгы)  приказы  буенча НГМИның  читтәт торып  укыту  филиалы  базасында  Татар кичке факультеты оештырыла (ТКФ). 1959-1992 елларда ТКФ деканнары булып эшләүчеләр: Щуров В.И., Касьянов И.М., Кинзикеев А.Р., Архипов К.И., Козырев В.М., Матвеев В.Н.
Үзенең яшәү дәверендә факультет 33 чыгарылышны  тормышка  ашырган  һәм нефть газ сәнәгате өчен 5 белгечлек буенча 3 меңгә якын инженер-нефть эшчесе әзерләгән.

Учебный корпус, 1995г.

21.02.89 елда И.М.Губкин исемендәге НГМИның гыйльми шурасы тарафыннан  кичке уку өлкәсендә Әлмәт филиалының ТКФна  үзгәртелеп  (реорганизация) ПБ “Татнефть” кичке техник втузга – завод хокукында карар итеп  кабул ителде.
1990 елда завод втуз хисабында беренче төркем кабул ителгән.
ТР Министрлар кабинетының 28.07.92 №415 карары буенча “О переходе Татарского вечернего факультета Государственной академии нефти и газа им. И.М.Губгина в юрисдикцию органов государственного управления Республики Татарстан” Әлмәт нефть институты оештырылды. 2003 елда  Әлмәт дәүләт нефть институтына үзгәртелгән (ӘДНИ).
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ӘДНИнең учредителе булып бара. ӘДНИнең беренче ректоры Матвеев В.Н. була. 1999 елның октябреннән институтны А.А.Емекеев җитәкли.