Әлмәт дәүләт нефть институты

Кадерле беренче курс студентлары!

Менә Сезнең иң зур теләгегез тормышка ашты. Сез  эйдәүче  институтларының берсе – Әлмәт дәүләт нефть  институтына укырга кердегез.

Конкурс имтиханнары белән бәйле  көннәр, дулкынланулар узды. Иң авыры инде артта калды, ә алда -  алар турында  шигырьләр яза торган, җырлар җырлый торган студент еллары.

Һичшиксез, безнең институт, төрле заманый уку йортлары кебек, Сезгә, булачак инженер-нефтьчеләргә, тулы студент  язмышы  белән яшәргә мөмкинлек бирә: фәнни-тикшеренү эшләр белән шөгыльләнергә, спорт һәм  иҗади эшчәнлек белән, төрле мәдәни масса-күләм һәм күңел ачу чараларында  катнашырга була. Сезгә кызыклы  булган  һәм сезгә файдалы булган сфераны гына сайлап алырга кирәк.

Әмма Сезгә, беренче курс студентларына, үзегезнең иң әһәмиятле миссиягез турында исегездә тотарга кирәк,  белем алу –  Сезнең уңышлы карьерагызның нигезе.

Беренче чиратта, уку-ул авыр, даими игътибар, күп көч түгеп, яхшы оешканлыкны таләп итүче хезмәт икәнен  истә тотарга кирәк. Бик еш соңга калулар, дәресләрне калдырулар, ә дәресләрне калдырулар сессия вакытында начар билгеләр алуга китерә. Балл-рейтинг системасы үзегезне иркен тотарга ирек бирмәячәк.

Профессорлар һәм преподавательләр   Сезгә сайлап алынган белгечлек буенча тирән һәм ныклы белемнәр алырга булышачаклар. Әмма күбесе үзегездән, үзегезнең тырышлыгыгыздан, эш сөючәнлегегездән, пөхтәлегегездән, тәртипле булуыздан тора.

Безнең институтта барлык заманнарда студентларның интеллектуаль сәләтләре генә түгел, ә аларның мәдәнияте дә, тәрбиялелеге дә, яхшы гадәтләре дә, тирә-як мохитне хөрмәт итү дә кыйммәт саналганнар - бер сүз белән әйткәндә, хәзерге замандагы  укыган, интеллегент инженер-нефтьче сыйфатлары.  ӘДНИ студентларына куелган  иң төп таләпләрнең берсе – үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм этикетны саклау.

Сезгә, яңа мәдәни арага кереп, чын, югары уку йортының тулы хокуклы хуҗалары булып, нефть институтының корпоратив кагыйдәләренә туры килеп, ӘДНИ студентларының   буыннан- буынга күчеп килә торган киммәтләрне  саклап яшәргә кирәк.  Элмәт дәүләт нефть институты – заманча укыту-фәнни мәгариф  учреждениесе: аның базасында нефть җитештерү тармагына югары квалификацияле белгечләр эзерләргә  барлык шартлар да тудырылган.

Татарстан Республикасы көньяк-көнчыгышның җитди югары уку йортларының берсе – классик һәм замани Әлмәт дәүләт нефть институтын сайлап - дөрес эшләдегәз!  Сезне күрүгә бик шат, үсешегездә  ярдәмчеләр булырга без әзер!  ЭДНИның бай традицияләре, ныклы фундаменты, һәм перспективалары бар; алар, шулай ук, Сездә -  бар. Уңышлар, Сезгә, хөрмәтле беренче курс студентлары! Без Сезгә ышанабыз!